ГОМЕРЛЕК с. 1. 1) Гомер буена дәвам иткән; гомергә җитә торган. Уемда минем ил гаме. Телемдә шигырь тәме. Өстемдә «Түләргә!» дигән Гомерлек бурыч әле... Ф.Гыйззәтуллина. Рәхмәт Мирзаһитка, кирәк чагында сабыр була белеп, Бибинурның кыен минутларын җиңеләйтте, күңел түрендә гомерлек якты урын алып калды... А.Гыйләҗев

2) Үлгәнгә кадәр дәвам итә торган. Бу минутлар хатынның яшь йөрәгендә гомерлек эз калдырдылар. Г.Ибраһимов. Патша суды аны гомерлек сөргенгә хөкем итә. Р.Вәлиев

3) Мәңгелек. Һәр шагыйрьнең чишмә башы, --- гомерлек таяну ноктасы ул – халык иҗаты. Р.Фәйзуллин. Куркаклар һичкайчан булалмый азат, Куркаклык – милләткә гомерлек газап. Ә.Синугыл-Куганаклы. Өч көнлек дөньяда гомерлек мөсафир һәр яфрак ---. Р.Әхмәтҗан

2. гомерлеккә рәв. мәгъ. 1) Мәңгегә, бөтенләйгә. Тарихта үзенең кара урынын алган, халык хәтерендә гомерлеккә сакланып калган «егерме беренче ел ачлыгы»ның башы иде инде бу! Ә.Еники. Биюләр турында гомерлеккә онытырга туры килде, кайгыдан эчүгә сабыштым, типтерергә тотындым, институттан кудылар, шуннан тормышым түбән тәгәрәде дә китте инде... Р.Мирхәйдәров

2) Гомер буена. Яраталар алар берсен берсе, Кичә генә өйләнешкән төсле; Шатлык тулы сөйләп көлүләре, Гомерлеккә җитәр сөюләре. Г.Сәгыйров. – Син минем бердәнберем идең бит! Гомерлеккә шулай булачак идең! – Лариса аның муеныннан кочып алды да күкрәгенә ятып үкси башлады. М.Маликова. Бу «унөч» кайберәүләр өчен гомерлеккә бәхетсез сан булып калыр... Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә