ГОМЕ’Р-ГОМЕРДӘН рәв. Бик күптәннән, борынгыдан. Россия гомер-гомердән читләргә кызыгып, читләрдән өлге алып яшәде. Р.Вәлиев. Әнисе: «Улым, гомер-гомердән татарларның сыеныр урыны булган Кызыл мәчеткә күңелем әрни. Шул мәчетне аякка бастыр, васыятем шул», – дип әйтеп калдыра аңа. Ватаным Татарстан |