ГОМЕР и. гар. 1. 1) Теләсә кайсы тереклек иясенең яшәү халәте, тууыннан алып үлгәнгә кадәр булган физиологик хәле. Ул да бит бу озын гомерләрендә ниләр генә кичермәгәндер. Э.Касыймов. Гомер тирәгемнең һәр яфрагы Вакыт узуларга бик сизгер. Мизгелләре кайчак – тулы гасыр. Гасырлары – тулмас бер мизгел!.. Р.Әхмәтҗанов. Әнә бит, алар да яшь булган кайчандыр, аларның да гомерләре гыйш-гыйшрәтсез генә үтмәгән. Ф.Баттал 2) Җансыз предметларның яки күренешләрнең кулланылышта, гамәлдә булу, хәрәкәт итү чоры. Зиратларны ныграк карый башладылар, зиратларда озак гомергә исәпләнгән чардуганнар, мәрмәр ташлар ешайды, авыл арасы юл тирәләренә агач утырталар... А.Гыйләҗев 3) Җан, тормыш. Риясыз җан булуыннан чыгып, күз алдына китерергә була: күпме минем ишеләрнең гомерләрен саклап калмагандыр ул! Х.Камалов 4) күч. Яшәү ләззәте, тормышның мәгънәсе. Күңел сере бар кешенең генә гомере тулы, түгәрәк икән. А.Гыйләҗев 5) Кеше тормышының билгеле үзенчәлекләр белән аерылып торган бер өлеше, чоры. Алар кыска гына гаилә гомерләрендә дә бер-берсенә ялгышып кына да каты сүз әйтмәделәр. Г.Гыйльманов. --- кызлар гомере күбәләк гомередәй кыска. Аның ихтыярын бездә кем санга суга инде? Т.Әйди 6) күч. Шактый зур вакыт аралыгы, байтак вакыт. Күпме гомер үзеңне егет булып сизмәгән көе әрәм узган бит! М.Мәһдиев. Көлке түгел диген: күпме гомер минем башны катырды-катырды да инде «оныт», имеш. Р.Мостафин. Ул хәзер бик олыгайгандыр инде. Утыз дүрт ел гомер узды лабаса! Б.Камалов 2. рәв. мәгъ. 1) Гомергә, һичбер вакыт, бервакытта да, беркайчан да. Башына да гомер күрмәгән колакчынлы соры бүрек кияр, илле җиденче үлчәмлесен. М.Насыйбуллин. Сәетҗан абый, гомер булмаганча, хатынын этеп, кире залга узды. М.Маликова 2) гомергә Бөтен гомере буена, яшәгән кадәр, үлгәнче, гомерлеккә, бик озак вакытка. Чәчләр дә, кешеләр дә бер өйрәнгән уңайга ятучан, аннары гомергә шулай кала. Ш.Галиев 3) Һәрвакыт, гел, гадәти рәвештә. Син, сеңлем, гомергә шундый кызганучан йөрәкле булдың инде. З.Хәким. Телсез йөрде гомергә. Хәзер баеган сергә, – Бик тели сөйләшергә. З.Мәҗитов. Бу шатлыклы көннәре гомергә шулай дәвам итәр дип өметләнә. Ф.Яхин 4) Мәңге, мәңгегә; бөтенләйгә. Мин килмәгән җиргә гомергә. М.Җәлил 5) Беркайчан да, һич. Аю белән бүре гомергә дус булмас. Мәкаль. Юк, гомергә башыңа китерә алмаячаксың. Т.Галиуллин. Ашыгып аккан суга карап Торсалар да гел бергә, Елгаларның да ярлары Кавышалмый гомергә. Рәшит Гатауллин 6) гомердә Беркайчан да, һич бер вакыт, бервакытта да. Гомердә сүгенми торган Кәлимуллинның: «Батырдың, сукин сын!» – дип кычкырган тавышы гына колак төбендә тора. М.Әмир. Харам килешмәгәнне белә иде, бәлки, шуңадыр, гомердә кеше малына кызыкмады, кеше исәбенә яшәргә тырышмады ---. М.Хөсәенов. Гомердә булмаганны, зиратка хатын-кызларны да керттеләр. Г.Гыйльманов ◊ Гомер бакый 1) Мәңге; мәңгегә. «Әгәр шушы эшең чын икән, гомер бакый бәхиллегем юк, Хәнәфетдин!» – дип үкси-үкси бер җылады да шуның белән тынды. В.Нуруллин; 2) Һәрвакыт, гел, гомер-гомергә. Гомер бакый эзли кеше үзен, Тапса таба мыскал вә граммлап. Ә.Синугыл-Куганаклы. Гомер бакый гаилә нигезенә халыкның үзенә генә хас тәрбия алымнары, гореф-гадәтләре, йолалары, үз-үзен тоту рәвеше, әхлак нормалары, милли үзенчәлекләре салынган. Фән һәм тел. Гомерен бирү Үзен корбан итү, гомерен дә жәлләмәү, башын салу, җанын фида кылу. Гармун хуҗасы илемнең Батыр солдаты иде. Ил өчен авыр көрәштә Газиз гомерен бирде. Г.Зәйнашева. Гомерен кисү Үтерү, һәлак итү, җанын алу. Фашист уты гомерен кискән тәне Ятып калды күпер төбендә. М.Җәлил. Иртәнге саба җиле аңа шифа булып исте, кичке саҗдә җиле гомерен кисте. С.Поварисов. Гомерен өзү к. гомерен кисү. Тикшерү вакытында куелган сорау да, нәкъ тормыштагыча, катгый булды: «Гөлчәчәкнең гомерен кем, ни өчен өзгән?» М.Насыйбуллин. Гомерләрне өзеп, үлем йөри, Вакыт бирми Төзәлергә йөрәк ярасы. Г.Сәгыйров. Гомерен чикләү к. гомерен кисү. Татар мәдәниятенең иң якты йолдызларыннан берсен, контрреволюцион милләтчелектә гаепләп, таш капчыкта гомерен чиклиләр ---. Г.Тавлин. Гомер җебе Гомер (1 мәгъ.), аның озынлыгы. Гомер җебе кыска: бер саплам. Н.Гамбәр. Гомер җебе киселү к. гомер өзелү. Гомер җебе өзелү к. гомер өзелү. Аның инде гомер җебе өзелеп бара, ул бик нык авырый, ләкин, терелмәслеген белсә дә, тереләм дигән өмет белән яши иде. Н.Гыйматдинова. Мәңгелеккә тумый адәм баласы, фани дөньяда ул бакыйлык алдыннан сынау үтә, гомер җебе өзелер вакытны беркем дә алдан белми. Р.Якупова. Гомер итү 1) Яшәү, тереклек итү, тору. Хуш, гомер иткән шәһәр! Инде еракта калдыгыз... Г.Тукай. Ярый, тормыш коргансыз икән, бергә-бергә тату итеп гомер итегез, бездән хәер-фатиха шул. Р.Вәлиев; 2) Тормыш алып бару, тормыш көтү. Җимерсәң иде шуларның Дөньясын Пыр туздырып!.. Эх, гомер итсәң иде бер, Үзеңчә тормыш корып!.. Х.Туфан. Кушылгач яратышканнар, гөрләтеп гомер иткәннәр, балалар үстергәннәр. Г.Тавлин. Гомер киселү к. гомер өзелү. Азмы тапкыр таланды бу җаным, Азмы минем гомерем киселде, Азмы тапкыр үлем каралары Рамкалады минем исемне. Х.Туфан. Гомер кичерү Яшәү, гомер итү. Дүрт якта да җил генә уйный, күрше-фәлән юк, тәгәрәп гомер кичер! Н.Гыйматдинова. Шул нигездә гомер кичердек без. Таллар үсте кабат ничаклы! Яңа өй җиткердек әнкәй белән, Зур тәрәзле, алты почмаклы! Д.Камалетдинова. Гомер көзе шигъ. Картлык, гомернең соңгы өлеше. Гомер көзенең яфраклары саргая, тиздән алар, ботагыннан өзелеп, салкын җиргә кунар да тапталыр. Аңа кадәр күрешәсе иде. Н.Гыйматдинова. Гомер өзелү Үлү, вафат булу. Тагын корбан!.. Менә тагын инде Өзелә гомер яшьлек таңында. Г.Сәгыйров. Күргән-белгән сөйли һаман: Көтте, мескен, бизмәде, Гомерләре өзелгәнче Өметләрен өзмәде. Х.Туфан. Гомер сөрү к. гомер итү. Дәү әнием белән егерме ел гомер сөргәннән соң, Хәйдәр бабай да үлә. А.Расих. Ихтирамга лаек булган һәрбер кеше Кайгыларга батып гомер сөрә хәзер. Х.Туфан. Гаделлек белән гомер сөрү кыен бу дөньяда. Хәйләсез дөнья файдасыз, диләр бит. Г.Тавлин. Гомер таңы шигъ. Яшьлек. Андый хәлләрне кыз баланың гомер таңында язмышын имгәтү, кара бәхетсез итү дип аңлый идем чөнки. М.Маликова. Гомер уздыру к. гомер үткәрү. --- гомернең барлык фани көннәрен сөйгән затың белән бергә рәхәт яшәп уздыр ---. М.Хәбибуллин. Яшерендем яшел сахраларда, Ялгызлыкта гомер уздырам. Р.Бикбаев. Гомер узу к. гомер үтү. Гомер үтте, йортка картлык иңде. Р.Зәкуанов. Гомер үткәрү 1) Яшәү, гомер итү. Ул менә шигырь язып, кызлар белән йөреп гомер үткәрә. Н.Фәттах. Яисә Идел буендагы берәр комлыкта аунап гомер үткәрер иде. Г.Гыйльманов. Дуся түтәй гомерен Тимоша исемле ата мәчене тәрбияләп үткәрә. М.Маликова; 2) Вакыт уздыру, вакытны файдасыз, бушка үткәреп әрәм итү. Ник сөймәгән, сөйкемсез ир көе көйләп, яшь гомерен коллыкта үткәрсен соң?! Ярамый яшь гомерне әрәм-шәрәм итәргә. Р.Мулланурова. Гомер үтү 1) Адәм баласына бирелгән тормыш еллары узу, вакыт үтү. Үткәннәрем, зәңгәр хыял булып, Йөрәгемдә һаман саклана, Гомер үткән саен матурлана, Кадерләнә бара, сафлана... Х.Туфан. Колонияләрдә, төрмәләрдә гомерем үтте минем. Г.Гыйльманов; 2) Олыгаю, картаю. Агыйделкәйләргә (лә) басма салдым, Үрелеп сулар ала алмадым. Шушы гомерләрнең үтүенә Һичбер хәйлә таба (ла) алмадым. Җыр. Гомер юлдашы Тормыш иптәше, ир яки хатын; сөйгән яр. Сүрелми лә сөюләрем, Сүнми гомер юлдашым... Х.Туфан. Гомер юлы Тормыш, гомер. Гомер юлы тигез асфальт түгел, Чокыр да бар кайбер урында... Х.Туфан. Менә син гомер юлыңны тәмамлап киләсең инде, әни. М.Маликова. Гомер язы шигъ. к. гомер таңы. Үзе сизми: гомер язы үткән, Яшимен дип, һаман талпына. И.Әширов |