ГОЛЯМА и. гар. 1) Ислам дине хакимлек иткән илләрдә дин һәм хокук белгечләре, фәкыйһ. --- реакцион голяма балаларны кулай вә уңай ысул белән укытуны «харам» дип игълан итә. Н.Гасрый 2) Укымышлы кешеләр, галимнәр. Голямалар сыйныфы – бер төркем укымышлылар – әһәмиятсез, буш мәсьәләләр белән шөгыльләнеп вакыт уздыралар. Н.Гасрый. Раббанә голямада мәкер дә юк, Вәләкин күңелләре бәлид ирләр һәр кемне хурлауга бар, мактауга – юк. М.Акмулла |