ГОЛУФӘ и. гар. тар. Алтын Урда дәүләтендә гражданнарга йөкләнгән мәҗбүри вазифаларның берсе: гаскәр яки дәүләт кешеләрен атлар белән һәм ат азыгы белән тәэмин итү. Бу Шаһгали хан Чура батырның килгәнен ишетеп, чакыртып алып, күп хөрмәтләр итеп ---, сәрбайлар, садак-савыт, күп голуфәләр биреп, батырларга кушып, һәр нә батырларга баш кылды. Әкият. Һәр кеше хәзинә малын, гаскәр йөртү өчен, ат, үгез, дөя шикелле хайванын бирергә тиеш булып, моны «голуфә» диләр: аларны туйдырырга тиеш булып, моны «шусун» диләр иде. Г.Гобәйдуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә