ГОЛТ-ГОЛТ иярт. Сыеклыкны зур йотымнар белән эчкәндә чыккан тавышны һәм шулай эчү рәвешен белдерә. Хатын шешә авызыннан, голт-голт итеп, шифалы су эчә. С.Сөләйманова. Ул шешә капкачын таза теше белән генә каерып алды да, башын артка ташлап, голт-голт эчә башлады. М.Маликова. Теге ташбаш шикәрен чәенә салмады, башын артка чөеп учыннан тамагына сипте дә, голт-голт итеп, бер кружка чәйне ике генә йотты. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә