ГОЛОТУ’РИЯЛӘР и. күпл. зоол. Энәтирелеләрнең бер классына караган, мичкәсыман гәүдәле, төрле үсентеләре – кармавычлар, аякчыклар, җилкәннәре булган тереклек ияләре; диңгез кыярлары. --- ул [гидродинамик җайланма] бигрәк тә диңгез йолдызлары һәм керпеләрендә, офиура һәм башка күп кенә голотурияләрдә нык үсеш алган. Кызыклы физиология. Куркыныч туганда, бу балыклар диңгез кыярының – голотуриянең эченә кереп яшеренәләр. Кызыклы ихтиология |