ГОЛОМЯ’НКА и. рус зоол. Скорпенасыманнар отрядына караган, бары тик Байкал күлендә генә очрый торган, тәңкәсе һәм корсак йөзгече булмаган балык. Байкалда бик гаҗәеп балыклар бар. Мәсәлән, озынлыгы карандаш буе гына, 50 грамм авырлыктагы голомянка дигән балык. А.Муранов. Маймычларын тереләтә тудыра торган кечерәк кенә голомянканың язмышы бигрәк тә фаҗигале. Кызыклы ихтиология |