ГОЛОГРА’ФИК с. Голографиягә нигезләнгән, шуңа бәйле. – Кенәгәбезгә берәр төрле кызыклы яңа хәбәр язып калдырырсың, энем! – диде Хәбәрия ханым һәм тышлыгы голографик рәсемнәр белән бизәлгән бер китап сузды. Р.Нуруллин. Аны хәзер, голографик ысул белән төшерелгән заманча портретлар эшләнгән кебек, укучы алдына тулы гәүдәсе белән китереп бастыру зарур. Л.Хәмидуллин |