ГОЛИАФ и. лат. 1) Тәүраттагы риваятьтә тасвир ителгән, булачак Иудея патшасы Давид тарафыннан җиңелгән алып 2) күч. Алып, гигант 3) Пластинкамыеклылар семьялыгына караган, Африканың тропик урманнарында яши торган, 10 см гача озынлыктагы коңгызлар ыруы 4) зоол. Африканың экваториаль һәм тропик урманнарында яши, нигездә бөҗәкләр, кыслалар, кечкенә бакалар белән туклана, авырлыгы 3 кг, буе 30 сантиметрга җитә торган бака төре. Голиаф Камерунның һәм Экваториаль Гвинеяның куе урманнарындагы тулы сулы елга шарламаларын аеруча ярата. Кызыклар дөньясында. Өлкән голиафлар бик сак һәм куркучан, аларга якынаеп булмый. Кызыклар дөньясында |