ГОЛДЫР-ГОЛДЫР иярт. 1. 1) Күркәләр чыгарган көчле түбән тавышларны белдерә. --- ияк асларындагы катлы-катлы борынгы алкаларын дерелдәтеп, күләгәдән кояшка голдыр-голдыр күркәләр кабарынып чыкты ---. А.Гыйләҗев 2) Кешеләр калын түбән тавыш белән сөйләшкәндә, көлгәндә чыккан тавышларны белдерә 2. с. мәгъ. Горылдап торган, түбән, калын (тавыш турында). Тимер исе. Аракы исе. Голдыр-голдыр тавышлар. А.Гыйләҗев |