ГОЛӘМА и. гар. к. голяма. Хәзрәт киткән җирендә бер голәма мәҗлесенә туры килгән ---. Г.Ибраһимов. Анда бөтен шәһәрнең, якын-тирәдәге авылларның атаклы дәмулла һәм ишаннарыннан башлап, мәзиннәр, хәлфәләр, --- ул заманның голәмасы – барысы да шунда булып, арада Әкрәм карый шикелле болай гына туры килүче мөсафир, гыйлем әһелләре дә күп иде. М.Галәү. Мөселман голәмасы күп җыелса, вәгазен ишек алдындагылар да ишетсен, янәсе. Г.Мөхәммәтшин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә