ГОЗЕРЛӘ’Ү ф. 1. Сорау, үтенү, ялвару. Гадәти генә үтенү, гадәти генә гозерләү түгел иде бу. Б.Камалов. – Малайлар, бәхәсләшмәгез, без өчебез дә дус булдык, дуслар булып аерылышыйк, – диде ялварган, гозерләгәндәй. Х.Камалов. Ат җигеп, аның хозурына киләләр һәм газаплардан йолуын гозерлиләр иде. Казан утлары

2. гозерләп рәв. мәгъ. Ялварып, үтенеп, түбәнчелек белән, нык ялынып. Гозерләп килгән Алла бәндәсенә күрсәткән бер изгелек кайчан да булса уны белән үзеңә кайтыр. Ф.Латыйфи. «Зинһар, бер юлга какмагыз инде», – дип, гозерләп үтенгәндәй кыланды ---. Э.Касыймов. Мәҗлесләргә йөртәләр үземне. Гозерләп, ялварып чакыралар. Б.Камалов

Гозерләп тору Шушы моментта яки шактый вакыт дәвамында үтенү, ялвару



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә