ГОЗЕРЛӘНҮ ф. 1. Үтенеч белән мөрәҗәгать итү, үтенеп сорау, ялыну, ялвару. Сугышка җибәрүләрен ачынып-ачынып гозерләнүче яшь солдатларга офицерлар җавапны кыска тоталар: «Без вас обойдутся!» Г.Ахунов. – Миңа бик куркыныч, – дип гозерләнергә тотына. – Күкрәгемдә ниндидер авырлык бар, зинһар, коткарыгыз! Х.Камалов 2. гозерләнеп рәв. мәгъ. к. гозерләп. Егет нихәтле гозерләнеп, ялварып сораса да, бай үз сүзеннән кайтмый... А.Муранов Гозерләнеп тору Әле, хәзерге вакытта бик нык үтенү, ялвару Гозерләнеп йөрү Күп кешегә үтенү, ялвару |