ГНЕЙС и. нем. минер. Башлыча шпат, кварц һәм слюдадан торган тау токымы. Тротуар плитәсе гнейс һәм аңа охшаган катламлы тау токымнарыннан эшләнә. Төзү материаллары. Уртача биеклектәге таулар гранит, гнейс, комташ, известь катнашкан тау токымнарыннан ясалган һәм киң үзәннәр белән аерылган. Материклар һәм океаннар географиясе |