ГЛЮКО’ЗА и. гр. Табигатьтә иң киң таралган, тере тукымаларда һәм үсемлекләрдә була торган һәм тереклек итү өчен, энергиянең төп чыганагы булып торган углевод, моносахаридлар классыннан органик катнашма: виноград шикәре. --- бер дә өзми тукландыру уколлары ясап торалар, кан тамырына глюкоза җибәрәләр. Х.Камалов. Чынында организм бер генә төрле ягулыкны – глюкозаны гына файдалана. Кызыклы физиология. Химик матдәләр тәэсирендә, алар чын глюкозага әйләнә, ә моннан инде спирт яисә ашарга яраклы аксым продуктлары җитештереп була. Кызыклар дөньясында |