ГЛОКСИ’НИЯ и. лат. Геснерийлылар семьялыгыннан, ачык төсле чәчәкле, Америкада таралган, декоратив үсемлек буларак үстерелә торган күпьеллык үлән һәм ярымкуак үсемлек. Глоксиния – бәрхетсыман йомшак эре яфраклы, матур чәчәк атучы бүлбеле гөл. Йорт эшләре. Гөл чүлмәгенә дымлы комга нинди дә булса бер үсемлек – миңле гөл, узамбар миләүшәсе яки глоксиния яфрагын утыртып тамырландырыгыз. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә