ГЛОБУС и. лат. Җирнең, Айның яки Кояш системасының башка планеталарының шар өстендә бирелгән картографик сурәте. Классны кемдер җыештырып куйган иде. Фәридә ападыр әле. Алай дисәң, глобусны, тәрәзә пыялаларын сөртергә оныткан. Г.Нәбиуллин. Картада яки глобуста күрсәтелгән күлләргә игътибар итсәк, аларның кайберләре – зәңгәр, кайсылары шәмәхә төскә буялганын күрербез. А.Муранов. Шкаф өстендә бер глобус, ялангач стенада ярымшарлар картасы. М.Мәһдиев |