ГЛОБАЛЬ с. фр. 1) Бөтен дөньяны үз эченә алган, бөтен Җир шарына караган. Җир шарында бара торган зур, глобаль үзгәрешләр сәүдә, хезмәт күрсәтү, мәгълүмат алмашу, мәдәниятләр үсешендәге күп кенә географик һәм сәяси киртәләрне алып ташлады. Казан утлары 2) Тулы, һәрьяклы, һәр якны үз эченә алган; гомуми. Глобаль фикерләү һәркемгә дә бирелми шул. Т.Галиуллин. --- бүген җанда канәгатьсезлек: глобаль масштабта әнә табигать көйсезләнә, яңалыкларны кертү дә озаккарак сузыла... Р.Хисмәтуллин |