ГЛА’СНЫЙ и. рус тар. 1917 елга кадәр Россиядә: шәһәр думасы яки башка җирле идарә органының әгъзасы. Безнең шәһәрдә мин гласный булып торган чакта, шунда, думада, писерме булып торган бер карт морза бар иде ---. Г.Камал. Сәхип солдат үзе болай аңлатты: шәһәр башлыгы Дьяченко бу эшкә риза булган, әмма управада казначылык эшен алып баручы гласный Борһан Муллин моңа каршы килгән. Ә.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә