ГЛАДИО’ЛУС и. лат. бот. Сусынчалар семьялыгыннан, озын кыяк яфраклы, бик күп төрле төсле эре бүрәнкәсыман чәчәкләре сабакка урнашкан, бүлбе-суганчалы күпьеллык үлән үсемлек; кылыч гөл. Менә алар биек сәхнәгә менделәр, кызыл бәрхет җәелгән озын өстәлдәге савытларга гладиолусларны бүлеп утыртып куйдылар. М.Маликова. Кашкарый, дәлия, гладиолус һәм күп кенә башка үсемлекләрнең чәчәкләре чәчәк төркеменә тупланган була. Биология. Гладиолусларны бүлбе суганчалардан һәм орлыктан үрчетәләр. Йорт эшләре |