ГЛАДИА’ТОР и. лат. тар. Борынгы Римда цирк аренасында үзара яки кыргый хайваннар белән сугышырга махсус өйрәтелгән кол яисә хөкем ителгән кеше һ.б.ш. Нәрсә турында гына сөйләмәсен – гладиаторларның Колизейда кичәге чыгышлары турындамы, Рим шәһәрендә яңадан бер мунча салу турындамы – үзенең чыгышын Катон бер генә төрле итеп тәмамлый икән ---. М.Мәһдиев. --- ул [Коммод], көрәш мәйданында гладиаторлар белән сугышып, үзенең императорлык дәрәҗәсен түбәнсетте ---. Н.Макиавелли. Надмахиида сугышасы корабльләргә команданы хөкем ителгән җинаятьчеләр һәм гладиаторлардан туплыйлар. Кызыклар дөньясында |