ГИ’ТЛЕРЧЫ и. Гитлерчылык тарафдары; фашист армиясендә сугышучы солдат. Гитлерчыларга нәләт яудырып кына күңелгә тынычлык табып булмый. Х.Камалов. Гитлерчылар хыянәтче Сосновскийны шәһәр коменданты итеп куялар. Р.Вәлиев. Гитлерчылар, отрядтагы разведчиклары белән элемтә тоту өчен, авылда берәр кеше урнаштырмадылар микән? З.Фәтхетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә