ГИРЛЯ’НДА и. ит. 1) Лента, тезмә формасында үрелгән чәчәкләр һәм (яки) яшел ботаклар бәйләме. --- греклар венок ясарга яратканнар. Ә Көнчыгыш илләрендә чәчәкне гирлянда итеп үргәннәр. З.Фәтхетдинов

2) Шундый формада ясалган, архитектура бизәлешенең бер элементы булган, күләмле яки буяу белән эшләнгән бизәк, орнамент

3) Бәйрәмчә бизәү өчен файдаланыла торган электр лампочкалары тезмәсе. Утлар гирляндасы – бер дәрья! Иллюминаторга ябышып, чын-чынлыклап эзлим Синең тәрәзәдәге шәм яктысын... Р.Фәйзуллин. Аллы-гөлле нурлар сибүче гирляндалар, фонарьлар тирәсендә күч аерган корт иле шикелле биешүче кар бөртекләре --- бөтерелә. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә