ГИПС и. гр. 1. 1) Минерал, ак яки сары төстәге акбурлы матдә. Ул күлләр тиз җеби торган ак балчык, гипс, доломит токымнар яткан карст катлауларда урнашканнар. А.Муранов. --- ул башкарган монументаль эшләр дә байтак – мозаика, сграффито, гипс резьбасы, стена бизәлеше – болар Татарстанның һәм Башкортстанның урам һәм мәйданнарында --- сакланалар. Г.Ахунов. Әнә «Кама тамагы гипс руднигы»нда эшче кулларга кытлык юк. Ватаным Татарстан

2) Сынган әгъзаны хәрәкәтсез хәлдә беркетү өчен, шушы матдәне файдаланып салына торган хирургик бәйләү. Гипска салынган аягы тазарырга өлгерми, чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, ул кабат больницага килеп эләгә. Р.Вәлиев. Менә ул гипста ятучы яралылар палатасына килеп керде. Х.Камалов. Син гафу ит, тора алмыйм әле: сул аягым тагын гипста. Р.Харис

2. с. мәгъ. Шул материалдан ясалган. Марля белән уралып беткән Гавашев стенага сөяп куелган ак гипс статуяны хәтерләтә иде. З.Фәтхетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә