ГИПО’ФИЗ и. гр. анат. Умырткалы хайваннарда һәм кешедә баш мие нигезенә кушылып киткән, организмның үсешенә, җитлегүенә тәэсир итә торган эчке секреция бизе, ми үсентесе. --- сөт ясалуны регуляцияләүдә --- гипофиз гормоны – пролактин әһәмиятле роль уйный. Кызыклы физиология. Мәрсин балыгына мәрсин гипофизын керткәч, уылдыкның берничә ай урынына тәүлек ярым вакыт эчендә өлгерүе билгеле була. Кызыклы ихтиология |