ГИПОТЕ’ТИК с. Гипотеза буларак кына китерелә яки кабул ителә торган, фараз ителгән, фәнни фактлар белән дәлилләнмәгән. --- авторның бәхәссез яңа, уңышлы, оригиналь эшкәртмәләре белән бергә, --- артык гипотетик, расланып җитмәгән куелышлары, үзенчә әйткәндә, фараз-юрамалары бар. Л.Җәләй. Менә әгәр физиклар гипотетик гравитоннарны, «тартылу көче кисәкчекләрен» эзләп тапсалар, аларның чыннан да бар икәнен исбат итсәләр, ул вакытта, ихтимал, саклагыч экраннар, авырлыгы булмаган очу аппаратлары һәм космик корабльләр турында сөйләү урынлы булыр иде. Химиянең киләчәге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә