ГИПО’ТЕЗА и. лат. Теге яки бу күренешне аңлату өчен әйтелгән һәм, фәнни теория көчен алсын өчен, тәҗрибәдә тикшерелергә һәм фактлар белән дәлилләнергә тиешле фәнни фараз, гөман. Безнең якларда алар [тимердән ясалган хезмәт кораллары], мең ел чамасы элек барлыкка килгән дигән гипотеза яши. Р.Мостафин. --- ул гипотезаларның берсе дә диңгез суының нигә шулай артып я кимеп тору сәбәбен дөрес итеп аңлатып бирә алмадылар. А.Муранов. О.Сөләймәневнең борынгы Шумерстанда борынгы прототюрк халыклар яшәгән, аларның теленнән сүзләр шумер теленә үтеп кергән дигән гипотезасы өчен нигез бар. Ә.Кәримуллин |