ГИПНОТИЗМ и. фр. 1) Гипноз белән бәйле күренешләрнең барлыгы. Үзегез белгәнчә, гипнотизм ул – медицина фәненең психикага бәйләнгән бер өлкәсе. Җ.Фәйзи
2) күч. Үзенә җәлеп итү, тартып тору, карату үзенчәлеге. Бу шәхеснең гипнотизмы искиткеч зур иде