ГИПНОЗЧЫ и. 1) Гипноз алымы белән дәвалаучы табиб. Ун минутлар чамасы вакыт үткәч, Әхәт йокыга китә һәм гипнозчы кушканнарның һәммәсен үти. Казан утлары 2) Гипноз көченә ия булган кеше, гадәттә, чыгышларында гипноз алымнарын кертеп җибәрүче иллюзионист. Әле күптән түгел генә Вахитов клубында гипнозчы булып китте. А.Расих. Шәһәр тулы афишалар атаклы гипнозчы килүе турында хәбәр итә. Җ.Фәйзи. Зөбәйдә ханым белән Исмәгыйль бәй – гипнозчылар, цирк артистлары. Ә.Гадел |