ГИПНОЗЛА’У ф. 1) Гипноз (2 мәгъ.) белән тәэсир итү, гипноз (1 мәгъ.) халәтенә китерү. Бистәдә ниндидер бик көчле, бөтен халыкны берьюлы гипнозлый ала торган экстрасенс хәрәкәт итә. Р.Фәизов. Киноларда гына була торган сәер хәлләр Хәлимне гипнозлады, сихерләде, ахры ---. Г.Гыйльманов. – Бөтен классыгыз белән гипнозласам, ризамы соң сез? – дигән иде, балалар бик тиз күнделәр. Казан утлары 2) күч. Бик нык тәэсир итү, үзенә җәлеп итеп, тарту |