ГИПНОЗ и. гр. 1) Кешедә һәм кайбер хайваннарда була торган, ми эшчәнлегенең тоткарлануы белән бәйле, йокыга охшаш үзенчәлекле халәт. Өйдә кеше булмавыннан файдаланып, без дә Мөхәррәмов белән гипноз сеанслары уздырырга булдык. А.Расих. Яшерен мөмкинлекләр кайчак һич көтмәгәндә, әйтик, гипноз вакытында ачыла. Кызыклар дөньясында 2) Кешене гипнозлы йокыга талдырып, аңа тәэсир итү ысулы. Фәнияр, көчле гипнозга ия булган кеше шикелле, үзенә килүчеләрне тиз генә җибәрми. Ф.Яруллин. Мортазин, гипноз астына эләккән кеше төсле, гүзәл йөздән карашын аера алмыйча озак утырды. В.Имамов. Гипнозга бирелми калган ике малай бу тамашаны куркынып күзәтеп тордылар ---. Казан утлары |