ГИПЕРТОНИ’Я и. гр. мед. Тән тукымаларының тонусы арту һәм артериаль басым күтәрелү күренеше. Илле тугызынчы елдан бирле гипертония белән җәфалана. Г.Әпсәләмов. Билгеле булганча, гипертония (кан басымының шактый нык күтәрелүе) организм өчен үтә куркынычлы, чөнки ул системаның җимерелүенә, кан юлларының шартлавына китерергә мөмкин. Кызыклы физиология. Тибет табиблары, гипертония белән көрәшү өчен, шактый үзенчәлекле ысул тәкъдим итәләр. Идел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә