ГИПЕ’РБОЛА I гр. әд. Образлы рәвештә арттырудан, күпертүдән гыйбарәт стилистик фигура, алым. Метафорадан башка табышмакларда тагын гипербола, чагыштыру, охшату, аллегория һәм аллитерацияләр бик еш кулланылалар. Х.Ярми. Гипербола – кыю фикер нәтиҗәсе булып торган баһадир образ ул, аның ярдәмендә реаль җирлектәге иң фантастик вакыйгаларны күрсәтеп була. З.Нури. Нигә алай кешене куркытырга, шул гипербола белән эш итү галәмәтедер инде. К.Латыйп



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә