ГИНЕКОЛО’ГИЯ и. гр. Медицинаның хатын-кыз организмының үзенчәлекләрен һәм җенси органнарының авыруларын, аларны дәвалау ысулларын өйрәнә торган тармагы. Гинекология бүлеге клиниканың икенче катында урнашкан. М.Маликова. Гинекология бүлегенә Казаннан профессор килгән, хәзер урынбасар бүлмәсендә, керергә рөхсәт сорыйлар. С.Сөләйманова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә