ГИНЕКО’ЛОГ и. гр. Гинекология белгече, хатын-кыз авыруларын дәвалаучы табиб. Бөтен районына өч хирург, врачлар җитми, үзләре гинеколог та, уролог та. Ф.Садриев. Кичә гинекологка барган иде, врач аңа: «Балага узгансың», – диде. М.Хәбибуллин. Гинеколог Роза Хәмидуллина авыруны карагач, эшнең җитдилеген аңлый, шунда ук баш врачка телефоннан хәбәр итә. Казан утлары |