ГИМНА’СТИКА и. гр. 1) Сәламәтлекне ныгыту, организмны чыныктыру максатларыннан ясала торган физик күнегүләр комплексы. Митя көндезгәчә үлеп йоклый, тавышлар ишетми, торгач, ике сәгать гимнастика ясый, гер күтәрә... А.Гыйләҗев. Бибисара инде, фойега чыгып, кәнәфигә утыра, юынгычка барып, кул-аягына гимнастика ясый. С.Сөләйманова. Авызны ачып иснәү баш миен кислород белән баета һәм гимнастиканың бер төре булып тора. Кызыклар дөньясында

2) Махсус гимнастик снарядларда яки алардан башка (спорт гимнастикасы), яки музыкага ияреп төрле гимнастик әсбаплар (туп, лента һ.б.) белән (нәфис гимнастика) яки әсбапсыз төрле катлаулы физик күнегүләр күрсәтүдән гыйбарәт спорт төре. Футболчы Галимҗан Хөсәенов, хоккейчы Зиннәтулла Билалетдинов, гимнастика остасы Галимә Шөгероваларны ал! Халкыбызның данын кайларга илтмәгән алар! А.Гыйләҗев. Зифа иде Кәримәнең сыны, җиденче класста укыганда, аны һәм классташы Зөбәрҗәтне гимнастика секциясенә язганнар иде. М.Хәбибуллин. --- теннис, гимнастика, акробатика һәм җәядән ату турындагы хәбәрләрне минем күптән инде укыганым юк. Казан утлары

3) Цирк сәнгатенең бер төре, манежда (партер гимнастикасы) яки манеж өстендә югарыда (һава гимнастикасы) беркетелгән махсус снарядларда һәм аппаратларда катлаулы күнегүләр күрсәтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә