ГИМНАСТЁРКА и. рус Совет Армиясендә 1969 елга кадәр хәрби кием формасы буларак кабул ителгән, тыгыз тукымадан тегелгән туры якалы күлмәк рәвешендәге өс киеме. --- гимнастёркалары манма су булган, иңбашларына тир тозы бәреп чыккан... Ә.Еники. Фронтовиклар тегеләй уйлап карадылар, болай итеп карадылар, гимнастёркалар уңды, медальләрне, салып, карт әниләренә бирделәр... М.Мәһдиев. Өстенә ул затлы яшел гимнастёрка, шундый ук төстәге галифе чалбар, аягына озын кунычлы хром итек кигән ---. Н.Фәттах |