ГИМН и. гр. 1) Борынгы Грециядә аллалар һәм геройларны мактаган тантаналы җыр; Көнбатыш Европада XIX гасырга кадәр чиркәү җырының төре. 1948 елда Эрнст Шертель дигән немец галиме түгәрәк балчык тактада латин теленә якын ниндидер «һинд-европа» телендә Зевска һәм Минотаврга гимн сүзләре язылган дигән фикергә килгән. Н.Фәттах

2) Дәүләт символы булып саналган яки социаль бердәмлек символы буларак кабул ителгән тантаналы җыр, көй. Гадәти булмаган тынлыкка чумган урамнарга Кремль курантлары суккан аваз таралды. Гимн яңгырады. Ш.Хөсәенов. Кайчагында мактанышабыз без: Булды дибез, үзебезнең флаг. Икенчебез өсти: уянабыз Үзебезнең гимныбызны тыңлап. Ф.Яруллин

3) Гомумән, тантаналы мактау җыры, яисә кемне яки нәрсәне данлауга багышланган әсәр. Ул ел җәенең үз җырлары туды, болар – «Шомыртым» һәм «Уяна таңы илемнең...» Болар тынычлыкка гимн булып яңгырадылар. М.Мәһдиев

4) күч. Кемнең дә булса аеруча яратып, еш җырлый торган җыры. Әсгатьләр семьясының гимнына әйләнгән бу соңгы көй уйландыра, кешене кисәтә. Р.Хафизова

Гимн җырлау Артык мактау, мәдхия җырлау; үсендерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә