ГИ’ЛЬЗА и. нем. 1) Пуля, шартлаткыч матдә һ.б.ш. салына торган, төбендә капсюль кую өчен тишеге булган цилиндр, көпшә; пуляның тышчасы. Сәет пулемётның суы кайнап чыкканын, атылган буш гильзаларның күп булып өелгәнен сизми. Ш.Усманов. Күз күреме җирдә воронкалар, гильзалар, ящик такталары --- ята иде. М.Мәһдиев. Арон үлән арасыннан винтовка патроны гильзасын табып бирде. З.Фәтхетдинов 2) тех. Двигатель цилиндрларының эченә урнаштырыла һәм шуның эчендә пешкәк йөри торган җайланма. Су белән суытыла торган двигательләрдә цилиндр гильзалары блок-картерның өске өлешендәге махсус ояга беркетелә. Тракторлар һәм автомобильләр |