ГИ’ЛЬДИЯ и. нем. 1) Урта гасырларда сәүдәгәрне, һөнәрчеләрне һ.б.ш. берләштергән һәм аларның һөнәри мәнфәгатьләрен яклаган союз, берлек. Талаучылардан сакланыр һәм бер-берсенә ярдәм итәр өчен, сәүдәгәрләр союзларга – гильдияләргә берләшәләр. Гильдия әгъзалары, үзләренең эшләрен хәл итәр өчен, җыелышларга җыелалар һәм җитәкчеләрен сайлап куялар. Урта гасырлар тарихы

2) Патша Россиясендә купецларның сословие берләшмәсе; капитал күләменә карап, өч гильдия булган. Беренче гильдиягә күчкәч, Хөсәеновлар 1889 елда мәдрәсә ачып җибәрәләр. Казан утлары

3) неол. Иҗат кешеләренең һөнәри берлеге, союзы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә