ГИЗҮ ф. 1) Сәяхәт итү, ерак юл йөрү. Кешеләр, диңгезләр кичеп, карурманнар гизеп, бер-берләрен табышалар. Ф.Яруллин. Зәңгәр галәм диңгезендә, Дөньялар гизә-гизә, алтын кораб – Кояш, ак җилкәнле болытлар йөзә. Л.Лерон. Илләр гиздем, кичтем диңгезләр; Эзләмәгез, табалмассыз җирдә Бәхет-шатлыгыма тиң эзләр. Г.Сәгыйров

2) Ачык һавада йөрү, сәйран кылу. Мин ашыкмый гына урамнар гизәм. А.Расих. Солдат итеге белән басу балчыгын изеп, Тимерхан кырны иңләп-буйлап гизде. М.Мәһдиев. Акчарлаклар очкан Агыйделдә Тугайларны ялгыз гизәмсең, Раушаниям, бәгырем ---? Ш.Галиев

Гизеп йөрү Күп йөрү, еш гизү, төрле җирләрне гизү. – Дөньяны аркылыдан-буйга гизеп йөргән һәр өч туристның берсе – японнар, ахры, – дидем, гаҗәпләнүемне яшермичә. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә