ГИДРОХИ’МИК II с. Су химиясенә караган, суның яки сулыкның химик үзенчәлегенә бәйле, су химиясен өйрәнә торган. Менә без көймәдә Кабан буенча йөзәбез. «Без» дигәнем – шәһәр һәм район санэпидстанцияләреннән ике санитар врач, гидрохимик лаборатория инженеры, лаборант кыз һәм без фәкыйрегез. Р.Мостафин. Гидрохимик анализ ясап карасалар, суның селтеле булуын, анда сода һәм хлорлы натрий барлыгын белгәннәр. А.Муранов |