ГИДРОСТА’НЦИЯ и. гр.-лат. к. гидроэлектростанция. Әнә бит гидростанция салучылар күпме зиратны җир белән тигезләделәр. Г.Ахунов. Нил елгасы башына корылган Оуен-фоллс гидростанциясе бөтен Уганданы электр энергиясе белән тәэмин итә, беркадәр өлешен Кениягә дә бирә. А.Муранов. Бирегә салынган тимерле бетонның авырлыгы гына да 360 мең тонна. Бер яңа гидростанция төзергә җитә! А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә