ГИДРО’ЛОГ и. рус Гидрология белгече, сулыкларны тикшерү белән шөгыльләнүче галим. Күренекле гидрологларның (сулыкларны тикшерүчеләрне шулай дип атыйлар) әйтүенә караганда, соңгы кырык-кырык биш ел эчендә Каспийның суы ике метр ярымга саеккан. А.Муранов. Гидрологлар һәм шәһәрнең инженерлык саклануы вәкиле Болакның шәһәр бизәге генә булмавын искә төшерделәр. Р.Мостафин. Космонавтлар геолог, метеоролог, гидролог һәм башка белгечләргә Җир өслеген өйрәнү, файдалы казылмаларны табу һәм бүтән әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүдә әллә никадәр ярдәм күрсәттеләр инде. Кызыклар дөньясында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә