ГИДАЙ и. фар. 1. 1) иск. Ярлы кеше, юксыл, фәкыйрь кеше. Гидайның казысын җигән угры казый булмас. Мәкаль. Тәмле булганга гаҗәпләнмә, бу – байлар ашлары, Күп вакыт борчы, тозы – мискин гидайлар яшьләре. Г.Тукай. Гидайларга шәфкать күрсәтү, мөселманнарның үзара тату, ярдәмләшеп яшәве яхшырак. Т.Әйди

2) Зимагур, йортсыз-җирсез кеше. Вәт бит дип уйлады ул, бу эшлексез гидайны ата-анасы кеше итә алмаган. М.Мәһдиев. Әлфәритнең кисәтү-үгетенә карамастан, дөмбәсләшеп алган гидайлар һаман тынычланып җитә алмыйлар иде әле. З.Фәйзи

2. с. мәгъ. Ярлы, фәкыйрь. Ә гидай казакларның ялгыз-ярым маллары җотның беренче көннәрендә үк аякларын суздылар. И.Салахов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә