ГИД и. фр. 1) Сәяхәтчеләргә, туристларга шәһәрне, тирә-якны күрсәтеп, аларны озатып йөрүче кеше, экскурсовод. Легендаларның чынлыгына гид үзе әллә ышана, әллә юк. С.Сөләйманова. Озатып йөрүче гид – Рауль исемле мулат, туры муенлы, серле карашлы егет – залдагы ак костюмлы берәү белән сөйләште ---. М.Маликова. Төрек гидлары шаяртканча, ихтимал, бу язу – дөньядагы беренче реклама – белдерү язуы булгандыр. Р.Мирхәйдәров

2) Төрле туристик объектлар, музейлар, күргәзмәләр турындагы белешмәлек



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә