ГИГИЕ’НА и. гр. 1) Профилактик медицинаның авыруларны булдырмау һәм сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән чаралар белән шөгыльләнүче тармагы. Доктор Әбүбәкер Терегулов – медицина, гигиена, адвокат Сәедгәрәй Алкин – хокук, Фатих Әмирхан төрле партияләр турында --- дәресләр бирде. Казан утлары. Шәһәрләребез өстендәге һава бассейнының чисталыгы – иң әһәмиятле гигиена проблемаларыннан берсе. Кызыклы физиология

2) Чисталык саклау, авырулар булдырмау максатыннан үтәлә торган гамәлләр, чаралар системасы. Учительская школа укытучысы И.В.Терегулов җыелганнарга йогышлы авыруларның, аерым алганда, ваба кизүенең килеп чыгу сәбәпләрен аңлата, шәхси гигиена мәсьәләләре һәм шәһәрдә суның чисталыгын саклау өчен зарур чаралар турында сөйли. Р.Мостафин. Кайттык, кичке гигиена башланды, Эльвирага мин егете белән төнге уникегә кадәр калырга рөхсәт бирдем. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә