ГИГАНТОМА’НИЯ и. гр. Кирәксә-кирәкмәсә дә артык зур нәрсәләр оештыруга, төзүгә омтылыш. Арча, Балтач, Тукай районнары зур бер районга әйләнде. Гигантомания кузгалды җитәкчеләр күңелендә. Г.Ахунов. --- аның [Ф.Табеевның] «гигантомания чире», яисә кеп-кечкенә Татарстан җиренә туктаусыз завод-фабрикалар утырту, шәһәрләр кору белән мавыгуы татар милләтен кысуга, аның азаюына, урыслашуына алып килде. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә