ГИГАНТ и. гр. 1. 1) Алып, озын буйлы, зур гәүдәле кеше яки бик зур хайван. Гигант булмаса да, кәрлә түгел, Бәхетемә җитә буйларым ---. Ф.Яруллин

2) Зурлыгы белән аерылып торган, гадәттән тыш зурлыктагы объект. Түбән Кама һәм Казандагы нефтехимия гигантлары продукция эшләп чыгару (шул исәптән экспорт өчен дә) темпларын ышанычлы тизләтеп киләләр. Казан утлары

3) Әһәмияте, тоткан урыны, уйнаган роле ягыннан башкалардан өстен торган нәрсә яки шәхес

2. с. мәгъ. 1) Гадәттән тыш зур, күләмле, әһәмиятле. Татарны мең ел яшәтә алган гигант «Йосыф китабы»ның да бүген кыйммәте, көче, туплау хикмәте сизелми. А.Гыйләҗев. Кинәт каяндыр килеп чыккан күзгә күренмәс гигант печәнче каршыга ыргылган төркемне чалгы белән кыйрата башлагандай булды. Г.Нәбиуллин. Гигант танкер, безгә бәрелә язып, янәшәдән узып китте. М.Юныс

2) Эре, зур (бер ыруга һәм төргә караган хайваннарның яки үсемлекләрнең эре төрчәсен белдерә). Гигант кәлтәләрнең – вараннарның – койрыкларында гаять күп май запасы бар. Кызыклы физиология. Гигант акула да шулай ук ерткыч түгел, ул нигездә планктон һәм моллюсклар белән туклана, бары тик сирәк очракларда гына вак балыклар белән сыйлана. Кызыклы ихтиология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә